news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәфигулла Аширов: Җанисәптә татар булып язылу безгә бөек статус бирә

«Татар булып язылмаучылар үзләренең милләтенә, ата-бабаларының тарихына хыянәт кыла», — диде мөфти.

Нәфигулла Аширов: Җанисәптә татар булып язылу безгә бөек статус бирә
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла Аширов халык санын алган вакытта милләттәшләребезнең татар булып язылулары татарлар өчен бөек статус бирәчәген әйтте.

«Без ата-бабаларыбыздан татар исемен саклап калганбыз. Без — Россиядә сан ягыннан икенче халык булып саналабыз. Ул безгә бөек статус бирә. Менә шул статусны саклап калу өчен, барыбыз да җанисәптә катнашырга тиеш», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Мөфти фикеренчә, җанисәптә татар булып язылмаучылар зур хата ясый, алар үзләренең милләтенә, ата-бабаларының тарихына хыянәт кыла.

«"Без татар түгел, башка милләт", — дигән хәрәкәтләр бар, ләкин аларны танучы булырмы? Татарлар — дөньяны тетрәткән халык. Татарларның Себер, мишәр һ.б. субэтносларын Россия эчендә яшәүчеләр дә белеп бетерми. Ә татар дигән милләтне бөтен кеше белә. Шуңа күрә алай язылучылар зур хата ясый», — ди ул.

Нәфигулла Аширов Себердә яшәүче татарларның беркайчан да үзләрен татар милләтеннән аерып караулары турында әйтте. «Без бөек дәүләт тоткан халык. Алтын Урда — татар дәүләте. Без, барлык татарлар, барыбыз бер милләт», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100