news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында “Кышкы палитра” XX Республика конкурсы була

Татарстанның яшь рәссамнары Казанда кышның җете төсләрен күрсәтергә җыена

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгә Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы “Кышкы палитра” XX Республика конкурсына республиканың иң сәләтле яшь рәссамнарын бергә җыячак. Конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар бирелгән темага иҗади эш (натюрморт) башкарырга тиеш була. ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте ачыклык керткәнчә, конкурста балалар сәнгать мәктәпләреннән барлыгы 75 яшь талант катнаша дип фаразлана.

 

Моннан тыш, рәсем сәнгатендә танылган осталар конкурс кысаларында уку йортлары укытучылары өчен рәсем сәнгате буенча мастер-класслар да үткәрәчәк.   

news_right_1
news_right_2
news_bot