news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Н.Э. Бауман ис. МДТУ белән КИТТУ – КАИ арасында стратегик партнерлык турында килешү имзаланды

ТР Президенты эш сәфәре кысаларында Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт дәүләт техник университетында булды

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетында булды.

Н.Э. Бауман ис. МДТУ ректоры Анатолий Александров белән бергә, Татарстан Президенты югары уку йорт аудиторияләрен, лаборатор бүлмәләрне, шулай ук инновацион зонаны, шул исәптән берничә фәнни-мәгариф үзәкне, карады, яшь галимнәр белән сөйләште.

Аерым алганда, «Инновацион эшкуарлык һәм интеллектуаль милекне яклау» фәнни-мәгариф үзәге ике кафедра базасында булдырылган. Төп эшчәнлек – булачак эшкуарларга бизнес алып баруның заманча ысулларын өйрәтү, интеллектуаль милек һәм инновацияләр белән идарә итү, эшләнмәләрне коммерцияләштерү, югары технологияләр базарларында гамәли күнекмәләргә өйрәтү.  

«Мәгълүмат технологияләре технопаркы» фәнни-мәгариф үзәге – Н.Э. Бауман исемендәге МДТУ белән Mail.ru компаниясенең уртак проекты, анда «Бауманка» мөгаллимнәре һәм Mail.ru компаниясенең әйдәүче белгечләре югары уку йорты студентларын «системалы архитектор» белгечлеге буенча интернет-өлкә өчен программалаштыруга өйрәтә.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Фотоника һәм инфракызыл техника» фәнни-мәгариф үзәге эшчәнлеге белән танышты. Аның төп бурычларыннан берсе – оптика һәм фотоника өлкәсендә перспектив юнәлешләр буенча бөтендөнья дәрәҗәсендә фәнни-инженер мәктәбе булдыру.  

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Н.Э. Бауман исемендәге МДТУның Гыйльми советы утырышында катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ике килешү имзаланды.

Консорциумда катнашу турындагы килешүгә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты» ФБДОУ һәм «А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ» ФБГОУ имзалады. Документка ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Н.Э. Бауман ис. МДТУ ректоры Анатолий Александров һәм КИТТУ – КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов кул куйдылар.

Шулай ук Н.Э. Бауман ис. МДТУ белән КИТТУ – КАИ арасында стратегик партнерлык турында килешү имзаланды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot