Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нәбиуллина Россия Федерациясе икътисадын торгызу чоры тәмамлануын белдерде
Әлегә үсеш темплары югары түгел, әмма гамәлдәге икътисад структурасында потенциалга якын.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе икътисадын торгызу чоры тәмамланды диярлек, дип белдерде РФ Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина Дәүләт Думасында утырышта, дип яза “Известия”.
Аның сүзләренчә, әлегә үсеш темплары югары түгел, әмма гамәлдәге икътисад структурасында потенциалга якын.
“Икътисад күпләр һәм без көткәннән тизрәк торгызыла. Тулаем эчке продукт үсеше 1,8 процент тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтте Нәбиуллина.
“Безнең бәяләүләр буенча 2015 елдан башлап төшкән икътисадның 95 процентын компенсацияләдек. Ел ахырына кадәр икътисадны тулаем торгызачакбыз”, – дип билгеләп үтте ул.
Октябрь ахырында Нәбиуллина РФ Президенты Владимир Путинга Россиянең банк системасы 2014 ел дәрәҗәсенә чыкты һәм үзен тотрыклы хис итә, дип белдергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз