Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нәбиуллина банк тармагын чистарту дәвам итәчәк, дип белдерде
Үзәк Банк рәисе сүзләренчә, банк тармагын сәламәтләндерү процессы ике-өч елга сузылырга мөмкин.
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Үзәк Банк банк тармагын чистартуны төгәлләмәде әле, дип хәбәр итә Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина сишәмбе көнне Россия банклары ассоциациясе съездында чыгыш ясаганда. Бу хакта "Интерфакс" яза.
"Банк базарыннан ныклы булмаган яки намуссыз кредит оешмаларын чыгарып, Россия Банкы, беренчедән, кертемчеләр һәм кредиторларның мәнфәгатен яклый; ә икенчедән, намуслы банклар мәнфәгатен. Әлегә без банк тармагын чистартуны төгәлләмәдек. Клиентлар һәм юридик затлар, шунлыктан акча югалту мөмкинлеген минимальләштерү өчен банкларны җитдирәк сайлауга омтылачак", - дип җиткергән Нәбиуллина. Ул банк тармагын сәламәтләндерү процессы ике-өч елны алырга мөмкин, дип аңлата.
Шулай ук ул банк секторында хәзер системалы куркыныч юклыгын, ныклык запасы булуын һәм кредитларны арттыруга потенциал барлыгын билгеләп үтә. Бу өлкәдә ихтыяҗ яңаруы күзәтелүен өстәп әйтеп узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз