news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әмзәлеләр юлны үз көчләре белән түшиләр

Иске ферманы сүтеп, ташларын авыл эчендәге урамга җыйдылар

 (Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). Нурлат районының Иске Әмзә авылында авыл эчендәге юллар проблемасын авыл җирлеге башкарма комитеты үз көчләре белән хәл итәргә булды. Иске ферманы сүтеп, ташларын авыл эчендәге ике төп урамга һәм иң сазлыклы урыннарга ташып чыктылар. Хәзер аны ваклау һәм ком салу турында кайгырталар. Якын киләчәктә шул тәртиптә юлны зиратка кадәр сузарга уйлыйлар, дип белдерә “Дуслык” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot