news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мытищида армия генералы Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар

Мытищида армия генералы Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар
https://muslim.ru/

Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендә Федераль хәрби мемориаль зиратта армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Бөек Ватан сугышы катнашучысы Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар.

Чарага аның гаилә әгъзалары, туганнары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле һәм Мәскәү татарларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре килгән иде, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы.

23 июльдә Мәхмүт Гәрәевнең тууына 99 ел тулды. Шул уңайдан чарага җыелучылар хәрби җитәкчене искә алды.

Мәхмүт Гәрәев – биш сугышта катнашкан легендар шәхес. Аның күпсанлы бүләкләре арасында дүрт Кызыл Байрак ордены, өч Кызыл Йолдыз ордены, Бөек Ватан сугышының I дәрәҗәдәге ике ордены һәм башкалар бар. Мәхмүт Гәрәев актив җәмәгать эшлеклесе булган, Мәскәүнең татар автономиясе уздырган чараларда катнашкан.

Әлеге чарага җыелучылар Бөек Ватан сугышы ветераны, полковник, шулай ук Мытищидагы Федераль хәрби мемориаль зиратта җирләнгән Әнвәр Чанышевны да искә алды, дип хәбәр итә Мәскәү татарлары автономиясенең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100