Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мытищи шәһәренең Волков зиратында мөселманнар өчен билгеләнгән участок төзекләндерелгән
Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендәге Волков зиратында мөселманнар өчен билгеләнгән участок төзекләндерелгән. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары - эшләр идарәчесе Рәфыйк Фәттахетдинов сөйләвенчә, мөселманнар өчен бирелгән участокта дини йолаларны үтәү өчен павильон урнаштырылган, ул тәүлек буе саклана, шулай ук капкалар автоматлаштырылган, бәдрәфләр җиһазландырылган, шул исәптән гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен дә уңайлыклар булдырылган. Йолаларны үти торган бинада шулай ук дини мәсьәләләр буенча мөселманнарны кабул итү узачак.
Волков зиратының мөселманнар өчен билгеләнгән участогын төзекләндерү 2019-2021 елларда килештерелгән проект нигезендә башкарылган. Рәфыйк Фәттахетдинов белдергәнчә, проектны гамәлгә ашыру, танылган хәйрияче Сөләйман Кәримов бүлеп биргән акча ярдәмендә мөмкин булган.
«Без Сөләйман Кәримовка Россия мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм төбәк мөселманнары исеменнән ихлас рәхмәтебезне белдерәбез», - диде РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз