news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мытищида армия генералы Мәхмүт Гәрәев каберендә сын ачтылар

Мәхмүт Гәрәев үзен һәрвакыт татар халкының улы итеп санаган.

Мытищида армия генералы Мәхмүт Гәрәев каберендә сын ачтылар
http://tatar-congress.org/ru

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Мытищида Федераль хәрби мемориаль зиратта армия генералы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев каберендә сын ачу тантанасы булды. Бу турыда Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада аның туганнары һәм якыннары, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, армия генералы Анатолий Гребенюк, генерал-полковник Валерий Баранов, Тулы вәкаләтле вәкиллек, Россия мөфтиләр советы, Мәскәү татарлары автономиясе һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Чыгыш ясаучылар Мәхмүт Гәрәевне хәрби эшлекле, галим һәм Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хакыйкатьне бозып күрсәтүгә каршы көрәшче булуын сөйләде. Мәхмүт Гәрәев үзен һәрвакыт татар халкының улы итеп санаган.

Тантана ахырында Россия мөселманнары Диния нәзарәте имамы Динислам хәзрәт Шәрипов армия генералы Мәхмүт Гәрәевкә һәм сугыш елларында Ватаныбызны яклаган барлык кешеләргә, шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераны, ЦСКА башлыгы, Мәскәү татарлары автономиясе советы әгъзасы Әнвәр Чанышевка багышлап дога укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100