news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мясников россиялеләрне коронавирус пандемиясеннән куркыныч эпидемия турында кисәтте

Кош гриппыннан үлүчеләр саны бик югары, балалар арасында ул 53 процентка җитә, диде белгеч.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников «Россия 1» телеканалы эфирында кош гриппының һәм аның мутацияләренең куркыныч булуы турында сөйләде.

Табиб сүзләренчә, бүген барысы да нигездә COVID-19 пандемиясе өчен борчыла, шуның аркасында күп кенә куркыныч авырулар икенче планга күчкән. Күпчелек авырулар, кош гриппын да кертеп, дөнья буйлап Кытайдан таралган, әмма вирус ташучы хайваннарны контрольдә тоту мөмкин түгел диярлек. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Әгәр кош гриппының яңа мутациясе булса, без тиз арада аңлап алып яки битлек белән саклана алачакбыз дип ышанмыйм. Әле ковидка кадәр үк без эпидемиядән ике мутациядә, яңа вирус коштан кешегә күчкәч, кешедә мутацияләнә һәм алга таба йога башлый, дип сөйләделәр. Ул вакытта без зур проблема белән очрашачакбыз, мин ковид безне нәрсәгәдер өйрәткәнлегенә ышанмыйм», — диде табиб.

Бу авырудан үлүчеләр саны бик югары, балалар арасында ул 53 процентка җитә, дип өстәде ул.

Элек Мясников коронавирусның «омикрон» штаммыннан саклану өчен бердәнбер ысулны атаган иде. Монда вакциналарның үзләренең ревакцинациясе һәм коррекциясе ярдәм итәргә тиеш. Аның сүзләренчә, чираттагы теләсә нинди мутация алдагысына караганда йогышлырак һәм вакыйгаларның мондый үсеше — вирус эволюциясе өчен норма булачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot