Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Маргарита Симоньян Түбән Кама халкына мөрәҗәгать итте
Маргарита Симоньян, 10 августтагы фаҗигагә бәйле рәвештә Түбән Кама халкына мөрәҗәгать итеп, ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтте. Бу хакта ул МАКСтагы каналында язган.
«Дошманга тагын да ярсыбрак һөҗүм итүдән башка, минем бүтән аңлатмаларым юк. Дөресен әйткәндә, без шулай эшлибез дә. Кемгә ярдәм кирәк, языгыз, Тигран белән ярдәм итәрбез», – дип язган Симоньян.
Соңгы мәгълүматлар буенча, пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң 75 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. 13 кеше (шуларның берсе – бала) һәлак булган. Теракт турында җинаять эше кузгатылды. 10 август Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз