Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
La Primavera оркестры Республика клиник хастаханәсе шәфкать туташлары алдында чыгыш ясады
Бүген Казанның La Primavera камера оркестры Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә чыгыш ясады. Концерт 12 майда билгеләп үтелә торган Халыкара шәфкать туташлары көненә багышланган иде.
«Бүген безнең оркестр шәфкать туташларын бәйрәмнәре белән котларга килде. Программасы «Бераз мәхәббәт турында» дип атала. Гүзәл кызлар һәм хатын-кызлар белән тагын нәрсә турында сөйләшәсең? Әлбәттә, мәхәббәт турында. Нигездә, бөтен музыка да мәхәббәт хакында бит», - диде La Primavera оркестры җитәкчесе һәм дирижеры Рөстәм Абязов.
Татарстанның халык артисты сүзләренчә, музыкаль коллектив белән клиника коллективын күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Элегрәк La Primavera оркестры Республика клиник хастаханәсендә дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучылар алдында чыгыш ясаган иде.
«Без беренче тапкыр хастаханә хезмәткәрләре өчен концерт куябыз. Минемчә, табиблар музыкага бик якын тора. Әгәр музыка тарихына мөрәҗәгать итсәк, күп кенә бардлар һәм җырчыларның медицинадан килүен беләчәкбез», - диде Абязов.
Концерт программасына Дунаевский, Оффенбах, Свиридов әсәрләре кергән иде.
Фото: © «Татар-информ», Роман Баданов
Республика клиник хастаханәсе баш табибы Марат Гатауллин Рөстәм Абязовка Рәхмәт хатын тапшырды һәм чара кунакларын, музыкантларны сәламләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз