Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус хәрби операциядә катнашучылар Чаллы укучылары өчен батырлык дәресе үткәрде
Чаллының сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белем ала торган 68нче мәктәбендә сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар катнашында батырлык дәресе узды. Чараның максаты – хәрби хезмәт, сугышчан бурыч һәм хәрби хезмәткәрләр эшенең реаль шартлары турында күзаллау булдыру.
Мәктәп укучылары хәрбиләргә сораулар бирде, хәрби хезмәтнең реаль мисаллары белән танышты һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар белән бергәләп фотога төште. Өлкән сыйныф укучылары сугыш тәҗрибәсе булган хәрбиләр белән беренче тапкыр аралашуларын билгеләп үтте.
«Балаларга чыннан да кызык булды. Дәрес аларның күңелендә озак сакланыр дип уйлыйм», - дип билгеләп үтте 68нче мәктәп директоры Елена Доценко.
Очрашу азагында укучылар хәрбиләргә мәктәп остаханәләре кысаларында ясалган җиләкле кара чәй җыелмалары һәм хуш исле сабын тапшырды.
Мондый дәресләрне алга таба да үткәрү мөмкинлеген карыйбыз, дип хәбәр итте оештыручылар.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.
Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз