Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Каманың 10нчы мәктәбендәге мемориаль тактада хәрбиләр истәлеге мәңгеләштерелде
Фото: Надежда Баһаветдинова
Түбән Каманың 10нчы мәктәбендәге мемориаль такта махсус хәрби операция зонасында һәлак булган чыгарылыш укучылары Николай Егоров һәм Евгений Цывиков исемнәре белән тулыландырылды.
Чарада һәлак булганнарның туганнары, махсус хәрби операция ветераннары, педагоглар һәм укучылар катнашты. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады, ә митингның тантаналы ачылышы ике чыгарылыш укучысының истәлегенә багышланды.
Фото: Надежда Баһаветдинова
«Әлбәттә, яшьләрнең һәлак булуы кызганыч, әмма без нәкъ менә бу ир-егетләрнең илебезне саклавы белән горурланабыз», – дип билгеләп үтте мәктәп директоры Андрей Бликин.
Евгений Цывиковка – 35, Николай Егоровка 43 яшь булган. Митингта Николайның әнисе дә катнашты.
Фото: Надежда Баһаветдинова
«Чечняда хезмәт итте, менә хәзер Украинага китте, – дип искә төшерде ул. – Анда ике елга якын булды. Яхшы хезмәт иткәне өчен ике медаль белән бүләкләнде, минометчы. Константиновкада хәбәрсез югалды, ике ай эзләделәр, аннары таптылар... Улы Артур калды».
Шул ук көнне 10нчы мәктәпнең яшь армиячеләр отряды Ватанны саклаучыларның истәлеген саклау турында тантаналы ант бирде.
Фото: Надежда Баһаветдинова
Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз