news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие Россия халыкларын тынычлык һәм татулыкны сакларга чакырды

Татарстан мөфтие Россия халыкларын тынычлык һәм татулыкны сакларга чакырды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия халыклары арасында ызгыш китереп чыгару омтылышлары бүгенге көндә дә ясала, әмма ил тынычлык һәм татулыкны сакларга тиеш. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чечня мөфтие Сәлах хаҗи Межиев интервьюсы (Россиянең баш раввины Берл Лазар аны гаепләп чыкты) тирәсендәге вазгыятьне шәрехләп, шулай дип белдерде. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мин чечен телен белмим, ә тәрҗемә ителгән текстларны укымаска тырышам, чөнки алар авторның төп фикерен һәрвакытта да дөрес чагылдырмый. Бәлки Сәлах хаҗиның сүзләре дә чечен халкына гына адресланган булгандыр һәм аларны рус телле аудиториягә дөрес җиткермәгәннәрдер», - дип искәртте Сәмигуллин.

Мөфти билгеләп үткәнчә, ул Межиевны танылган дин белгече, Россиянең патриоты һәм динара ызгыш китереп чыгарырга сәләтле сүзләргә аңлы рәвештә юл куймый торган акыллы кеше буларак шәхсән белә.

Мөфти фаразлавынча, интервьюда Газадагы фаҗигале вакыйгалар һәм Израиль хәрбиләренең гамәлләрен гаепләү турында сүз барырга мөмкин. Ул билгеләп үткәнчә, Палестинадагы гуманитар фаҗига мөселманнарда зур борчу уята, әмма шул ук вакытта Россиядә төрле дин вәкилләре үзара ихтирамны саклый һәм тынычлыкка омтыла.

Сәмигуллин Чечня, Дагыстан һәм Татарстан мөселман җәмгыятьләренең Газа халкына актив ярдәм итүен, бер үк вакытта үз Ватаннарына һәм махсус хәрби операция зонасында Россияне саклаучыларга иминлек теләп дога кылуын искәртте.

Мөфти билгеләп үткәнчә, Россия - төрле халыклар һәм дин вәкилләре өчен уртак йорт, ә тынычлык бары тик зирәклек һәм үзара аңлашу булганда гына мөмкин. Ул бер-береңнең традицияләрен һәм рухи кыйммәтләрен белү татулыкны ныгытуын әйтте.

Сүзенең ахырында Камил хәзрәт Сәмигуллин Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) барлык кешеләрнең Аллаһы Тәгалә каршында тигез булуы турындагы сүзләрен китерде һәм Россиягә иминлек, ә аның халыкларына иман, зирәклек һәм бердәмлек теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot