news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы башлыгын тикшерү турындагы хәбәрләрне кире какты

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында Telegram-каналларда таралган, Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинованы тикшерүе турындагы хәбәрләргә аңлатма бирделәр. Көч структуралары хезмәткәрләренең тикшерүе, имештер, янәсе «пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында халыкка дөрес хәбәр җиткермәү»гә бәйле рәвештә оештырылган.

Министрлыкта бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми дип хәбәр иттеләр. Район хакимияте матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шундый аңлатма бирделәр.

«Район башлыгы эш урынында һәм үз вазифаларын штат режимында башкаруын дәвам итә. Мондый хәбәрләр вазгыятьне тотрыксызландыру һәм халыкны ялгыш юлга кертеп җибәрүгә юнәлдерелгән», - дип билгеләп үтте район башлыгы матбугат секретаре Дарья Антонова.

Эчке эшләр министрлыгында шулай ук интернетта һәм мессенджерларда таратыла торган мәгълүматка тәнкыйди күзлектән карарга һәм рәсми чыганаклардан файдаланырга кирәклеге турында искәрттеләр. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, дөрес булмаган иҗтимагый әһәмияткә ия мәгълүмат тараткан өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot