Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чакырылыш яшендәге ир-атларның Россиядән чыгуын тыю турында хәбәр дөреслеккә туры килми
Хәрби хезмәткә чакырылыш яшендәге ир-атларның Россиядән чыгуын вакытлыча чикләү турында интернетта таратыла торган документлар дөреслеккә туры килми, дип хәбәр иттеләр РФ Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне законсыз куллануга каршы көрәшне оештыру идарәсендә.
РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, мондый хәбәрләр берьюлы берничә төбәктә, шул исәптән Пермь, Ставрополь крайларында һәм Мурманск өлкәсендә барлыкка килгән. Ведомствода искәртүләренчә, гражданнарга карата мондый чикләүләр кертелмәгән.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматны бары тик рәсми чыганаклар аша гына тикшерергә чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз