Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Музыкант Рөстәм Мозафаров: Нәҗип Җиһановны бик яхшы композитор-рәссам дип саныйм
«Аның әсәрләре катлаулы, кайвакыт ул аңлаешлы булмаска, күңелсез тоелырга мөмкин, ләкин бу Җиһанов музыкасының тулаем матурлыгын аңламаудан гына», – диде ул.
Айдар Ниязов җитәкчелегендәге Милли музыка оркестры музыканты, альтист Рөстәм Мозафаров композитор, Казан дәүләт консерваториясенең беренче ректоры Нәҗип Җиһановны композитор-рәссам дип атады.
- Искәртеп үтик, бүген Казанның «Мәскәү» концерт залында Нәҗип Җиһановның туган көненә багышланган Милли музыка оркестры концерты булды.
«Аның әсәрләре катлаулы, кайвакыт ул аңлаешлы булмаска, күңелсез тоелырга мөмкин, ләкин бу Җиһанов музыкасының тулаем матурлыгын аңламаудан гына дип уйлыйм. Ул вакытта аның музыкасын тыныч урында, уйланып утырып тыңларга киңәш итәм. Ул Австрия композиторы Густав Малер кебек, сине ерак офыкларга алып китми. Җиһанов артыннан үзеңә ияреп барырга кирәк. «Булдыра алмыйсың икән, димәк, теләмисең» дип юкка гына әйтмәгәндер ул», – диде музыкант «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Милли музыка оркестрының сәнгать җитәкчесе Айдар Ниязов Җиһановның икенче симфониясенең ноталарын алып килгәч, Рөстәм Мозафаров ноталарда композитор чагылдырган рәсемне, вакыйгаларны музыкаль фразалар белән түгел, ә ноталар аша күргән.
«Нәҗип Җиһанов музыкасындагы гармонияләр шулкадәр урынлы яңгырый. Беренче тыңлаганда югалып кала аласың, нәрсә ишеткәнеңне аңламаска мөмкинсең. Әмма музыка кабатланганда аның асылын ишетәсең, аның ни өчен кирәк булуын аңлыйсың. Музыкант буларак, аның әсәрләрен уйнаганда шул ук халәтне кичерәм», – диде альт партиясен уйнаучы музыкант.
Рөстәм Мозафаров элек барысын да берьяклы гына кабул иткән, татар академик музыкасына колак салырга теләмәгән. «Бөтен җирдә дә моң бар дип саный идем. Берничә ел үткәч, яңадан татар композиторларына әйләнеп кайттым: әсәрләрен күп өйрәндем, тыңладым, татар академия музыкасын яңадан яратып карарга булдым. Һәм татар музыкасы дөньясы миңа яңача ачылды», – диде ул.
«Шунысы кызык, ул дөнья миңа Рөстәм Яхин һәм аның борынгы көйләре, музыкада уйланулары ярдәмендә, Салих Сәйдәшев яки Фәрит Яруллин әсәрләре аша ачылмады. Татар музыкасы дөньясы миңа Нәҗип Җиһанов әсәрләре аша ачылды. Әле дә хәтердә: мин хор составында «Түләк» операсын башкардым. Бу әйтеп бетергесез хис. Ни өчендер мин «Түләк» музыкасы яңгыраган вакытта халкым өчен горурлык һәм шатлык хисләре тойдым», – ди музыкант.
Шуннан соң ул татар композиторларына тирәнрәк карый башлаган, ләкин Нәҗип Җиһановка мөнәсәбәте башкача булган. «Мин аның моңына азмы-күпме төшенә башладым. Әлбәттә, Җиһанов – рәссам, ул эмоция, картина, кеше, табигатьне «ясый». Җиһановның көйләрен тыңлаганда, мин шул образларны, ул күрсәтергә теләгән рәсемнәрне күрәм. Аның инструментлар белән рәсем ясавын, һәм, буяулар өстәп, фикерне ни рәвешле үстергәнен күрәм. Ул миңа музыканы «музыкаль-ишетү» ягыннан аңларга этәргеч бирде», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз