news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Музыкант Роберт Юлдашевның “Курайчы” этно-төркеме илкүләм бәйгедә иң күп тавыш җыйган

Russian World Music Awards музыкаль премиясе җиңүчеләрен бүләкләү ноябрьдә булачак.

(Казан, 2октябрь, «Татар-информ»). Башкортостанның халык артисты, курайчы Роберт Юлдашевның “Курайчы” төркеме Russian World Music Awards илкүләм бәйгесендә тамашачылардан иң күп тавыш җыйган. Бу хакта Премиянең социаль челтәрдәге битендә хәбәр ителә.

Russian World Music Awards - Россиядә этник музыка юнәлешендә иҗат итүчеләрне билгеләүче беренче премия.  Тамашачы симпатиясе призы номинантларына тавыш бирү vk.comда 30 сентябрьгә кадәр дәвам иткән.

Ноябрьдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак. 

Роберт Нәҗип улы Юлдашев 1971нче елда Уфада туган. Башкорстанның халык артисты, 2007 елдан - Башкортстан курайчылары Союзы вәкиле. "Курайчы" иҗади төркеме җитәкчесе. Халыкара конкурслар лауреаты. Аның Пелагея, Гарик Сукачев һәм Россиядә танылган башка музыкантлар белән берлектә чыгыш ясаганы бар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100