news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Музыкант Рәсим Фасыйхов: Үзебезнең уен коралларын чит илдәге проектларда да тәкъдим итәм

Республика көнендә Казан Кирмәнендә икенче тапкыр «ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале узды. Ул – шәһәрчеләр яратып өлгергән TatCultFest традицияләренең дәвамы. Музыкант, мультиинструменталист Рәсим Фасыйхов милли музыка уен кораллары, җыр һәм бию остаханәсен үткәрде һәм бәйрәм турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Музыкант Рәсим Фасыйхов: Үзебезнең уен коралларын чит илдәге проектларда да тәкъдим итәм
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Татар уен кораллары дигәч, күп кеше ике рәтле гармун, тальян гармунны күз алдына китерә. Ләкин мин бирегә болардан тыш, баян, кырлы бәләк, татар кураен да алып килдем. Кырлы бәләкне кер юу машинасы дип әйтсәк була, элек аның ярдәмендә керләрне юганнар. Остаханәдә катнашучылар уен коралларында уйнап карадылар. Мәсәлән, курайда өрергә бик күп көч кирәк. «Эх алмагачлары» дигән җырны кунаклар белән бергәләп җырладык.

«ДәртФест» фестивале кысаларында мондый остаханәне беренче тапкыр үткәрәм. Моңарчы төрле җирләрдә, төрле илләрдә булырга туры килде. Бу турыда тәфсилләп сөйли алам, чөнки Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Фольклор дәүләт ансамблендә эшләп, тәҗрибә җыйдым. Параллель рәвештә электрон музыка белән дә шөгыльләнәм. Электромузыкада татар халык уен коралларын кертәм, аларны берләштерәм. Үзебезнең уен коралларын чит илдәге проектларда да тәкъдим итәм.

6-7 классларда гармунда уйный башлаганнан бирле ел саен «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә мәрхүм әтием, абыем белән катнаша идек. Әнием дә безнең белән бара иде. Камал театры каршында авыл көйләрен уйнап, халык алдында чыгыш ясаулар һаман да хәтердә. 30 август – минем өчен әтине искә алу, республикабызның мәртәбәле бәйрәме. Кунакларның һәммәсен шушы бәйрәм белән котлыйсым килә, - диде ул.

Фестивальне оештыручылар һәм анда катнашучылар белән «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина сөйләште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100