news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Музыкант Рамил Медяров дәүләт карамагындагы ансамбльләр оештырырга тәкъдим итә

Музыкант Рамил Медяров дәүләт карамагындагы ансамбльләр оештырырга тәкъдим итә
Рамил Медяровның кызы Камилла Медярованың шәхси архивыннан

Таиландта яшәүче татар җырчысы, музыкант Рамил Медяров бүгенге эстраданың сыйфатын күтәрү өчен дәүләт карамагындагы ансамбльләр оештырырга тәкъдим итә. Ул моның уңышлы мисалы итеп 1980-1990 елларда үзе эшләгән «Дуслар» джаз-инструменталь ансамблен китерде.

«Башкортстанның Мәдәният министрлыгы Уфаның төрле рестораннарында уйнаучы иң яхшы музыкантларны туплап, «Дуслар» дигән төркем оештырды. Мин дә 1983 елда клавишник буларак әлеге төркемгә килеп кушылдым», - дип сөйләде ул «Интертат» сайтына интервьюда.

Бөтен башкорт артистлары һәм композиторлары өчен сыйфатлы җырлар яздыру әлеге төркемнең төп бурычы итеп куела. Аның җитәкчесе итеп Башкортстанның халык артисты Марат Юлдыбаев билгеләнә. Алар эшләгән дәвердә 15тән артык пластинка яздырыла, үзләренең 3 пластинкалары дөнья күрә.

Рамил Медяров хәзер дә мондый ансамльләр туплап эшләп булыр иде дип саный. Аның фикеренчә, бүген мондый төркем җыю 1980 елларга караганда күпкә җиңелрәк һәм очсызрак. Татар эстрадасының сыйфат ягы аксауның төп сәбәбен музыкант җырчыларның яхшы аккомпанементлары булмауда күрә.

«Музыканың нинди булуы әһәмиятле түгел. Әгәр дә ул сыйфатлы итеп эшләнсә – джаз буламы ул, рокмы, шул ук эстрада музыкасымы, башка төрле кабул ителер иде. «Дуслар» төркеме белән без үз вакытында нинди зур башкорт фондын булдырдык. Ул җырларны хәзер тыңлап карасаң да, аларның искиткеч югары дәрәҗәдә эшләнгәне күренә», - ди музыкант.

Рамил Медяров бүген белемсез, сәхнәгә менеп баеп калырга омтылган җырчылар күп дигән фикер дә әйтте. Алар арасында чынлап җырлый белгән сәнгать кешеләре дә бар дип, мисалга яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанованы китерде.

Җырчы яхшы музыкантлар белән эшләүче Филүс Каһировны да билгеләп үтте.«Калганнары ике баянчы, бер гитарачы бастырып куя да, бетте. Алай булырга тиеш түгел. Сәнгатькә һәрвакыт кем тарафыннан булса да ярдәм күрсәтелергә тиеш. Бу очракта ул Мәдәният министрлыгы булса, дөрес дип уйлыйм», - дип белдерде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100