news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Музыкант Раил Арсланов: Татар телен чит илдә пропагандаларга телим

Чит ил кешеләре өчен татар музыкасы – бик эксклюзив әйбер. Аны беркайчан да ишеткәннәре юк, шуңа күрә аларны татар теленең байлыгы белән порцияләп таныштырырга кирәк. Музыкант, җырчы, блогер һәм «Хижина музыканта» YouTube-каналы хуҗасы Раил Арсланов (ARSLAN) «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде. Ул туган телен чит илдә пропагандаларга теләвен һәм бу миссияне өлешчә инде үз өстенә алуын әйтте.

«Мин татар телен чит илдә пропагандаларга телим. Һәм, нигездә, шуның белән шөгыльләнәм дә. Әлбәттә, интернетта татар телендә күбрәк сөйләшүче һәм җырлаучы кешеләр дә бар. Әмма чит ил кешеләре белән күпләр алай аралашмый дип уйлыйм. Мин шундый рольне үз өстемә алдым. Биредә барысын да порцияләп бирергә кирәк», - дип аңлатты ул.

Арсланов сүзләренчә, аудитория чуар була һәм тамашачыларның күбесенең татар телен беркайчан да ишеткәне юк. Ә менә, мисал өчен, Төркия яки Азәрбайҗанда яшәүчеләргә ул яхшы таныш.

«Күптән түгел Азәрбайҗаннан бик яхшы реакция булды, әмма мин аны ни өчендер яздырмаганмын. Швейцариядән бер ханымны очраткан идем, ул үзе – украин, ә ире – азәрбайҗан. Ул татар телен белә иде һәм бу мине гаҗәпкә калдырды. Төрки телләр азәрбайҗан теленә охшаган һәм ул әйткән берничә гыйбарә татарча фразалар белән тулысынча туры килә иде. Әйтик, сәламләү, ватан сүзләре. Без бик җылы аралаштык, мин аларга татар көен уйнадым», - диде музыкант.

news_right_1
news_right_2
news_bot