news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Музыкант Ильяс Камал татарча җитди музыка махсус пропагандаланырга тиеш дип саный

"Совет системасының уңай якларын кайтарып, профессиональ музыканы массакүләм мәгълүмат чараларында даими рәвештә яңыратырга кирәк", - ди ул.

Музыкант Ильяс Камал татарча җитди музыка махсус пропагандаланырга тиеш дип саный
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 25 гыйнвар “Татар-информ”). Массакүләм мәгълүмат чаралары татар профессиональ композиторларның музыкасын пропагандаларга тиеш. Бу фикерен музыкант Ильяс Камал “Интертат” газетасына биргән интервью вакытында әйтте.

  • Ильяс Камал – виолончелист, композитор һәм аранжировщик. Бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты. Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониянең солисты. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы композиторлары берлеге әгъзасы.

“Миңа калса, совет заманындагы системаның уңай якларын кайтарырга кирәк. Безнең профессиональ композиторларның әсәрләре бик сирәк яңгырый. Элек бит ул махсус программаларда даими булган. Менә шуны кайтарырга кирәк дип саныйм", - диде ул.

"Мәгълүмат чараларыннан да, башкаручылардан да тора - алар пропагандаларга тиеш. Безнең классик әсәрләрне яңа заман кешеләре сәхнәгә кайтарырга тиеш. Тамашачы аның ямен тоя белсен", - дигән фикер әйтте музыкант.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100