news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Музыкант Ильяс Камал борынгы уен коралларын концертларында кулланырга ниятли

"Татарларның уен кораллары дисәң, кешеләр баян белән сыбызгы курайны гына атый ала”, - ди композитор.

Музыкант Ильяс Камал борынгы уен коралларын концертларында кулланырга ниятли
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 25 гыйнвар “Татар-информ). Музыкант һәм композитор Ильяс Камал киләчәктә борынгы төрки уен коралларын сәхнәгә чыгарып, концертларында кулланырга планлаштыра. Бу хакта ул “Интертат” газетасына биргән интервью вакытында әйтте.

“Бик күп борынгы уен кораллары онытылды. Шәхсән мин аларны концертларыма кертер идем. Алар булмагач, мин казахныкында, башкортныкында уйнап булса да, аларны искә төшерү процессын башлар идем. Андый планнар бар”, - диде ул.

“Татарларның уен кораллары дисәң, кешеләр баян белән сыбызгы курайны гына атый ала. Хәзерге төрки кардәшләрдә булган бик күп кораллар бездә дә булган. Кыл кубыз, саз, думбра аларда әле дә кулланыла. Борынгы уен коралларыбызны торгызырга кирәк дип саныйм”, - диде музыкант.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100