news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Музыкант Азат Гыйльметдинов иҗатташ дуслары белән концерт куя

14 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә урнашкан MOÑ театраль мәйданчыгында музыкант Азат Гыйльметдиновның иҗатташ дуслары белән концерты була.

«Иҗатында көнчыгыш һәм көнбатыш музыкаль традицияләрен берләштерүче Казан төркеме шәһәр халкын һәм кунакларын тере тавышлы концерт белән куандырачак. Азат Гыйльметдинов — профессиональ композитор, аранжировкалар ясаучы, Казан консерваториясен тәмамлаган һәм төрле экспериментлар ясый торган музыкант», - дип хәбәр итә Yummy music лейблы матбугат хезмәте.

Аның AZAT Sound System проекты беренче тапкыр 2010 елда халыкара «Сотворение мира» фестивалендә чыгыш ясый, аннан соң «Emergenza», «Соседний мир» фестивальләренең финалисты исемен ала, Россия һәм БДБ илләренең күп шәһәрләрендә концертлар куя («Claipeda castle jazz festival», «Papuca-fest»). Азат Гыйльметдинов иҗатында төрки музыка джаз, рок, ска панк һәм рэгги, халык җырлары белән берләшә һәм татар классикларының шигърияте белән кисешә, диелә хәбәрдә.

Проект Мәдәни инициативалар Президент фонды гранты ярдәмендә гамәлгә куела.

Төркем составында:

  • Азат Гыйльметдинов — вокал, гитара;
  • Айдар Вәлиев — баян;
  • Дмитрий Лысов — клавишалар;
  • Илдар Субаев — бас-гитара;
  • Максим Куприянов — бәрмә уен коралы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100