Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Музыкант Андрей Руденко татар җырын джаз штамплары белән аранжировкаламау яклы
"Гомеремнең күп өлешен Казанда уздыргач, татар җыры буенча нәрсәдер беләм дип уйлыйм”, - диде пианист, “RUDEN JAZZ BAND” джаз төркеме лидеры.
(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар җырын аранжировкалаганда джаз штамплары эшләми. Бу фикерне музыкант һәм композитор Андрей Руденко “Татар-информ”да Эльмира Кәлимуллинаның концерт турына багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте.
“Татар җыр культурасы белән бик сак булырга кирәк. Бик яхшы музыкантлар эшләгән аранжировкаларда бар, мисаллар китермим. Әмма аларда Америка музыкасының “колагыннан тартып кертелгәнлеге” күренеп тора. Фамилиям Руденко булса да, гомеремнең күп өлешен Казанда уздыргач, татар җыры буенча нәрсәдер беләм дип уйлыйм”, - диде ул.
Андрей Руденко фикеренчә, татар җырының аранжировкасына джаз ритмнары кертергә кирәк булса, моны бик сак эшләргә кирәк һәм ул нык үзгәртелгән булырга тиеш. “Татар җыры белән эшләгәндә “Зыян китермә” дигән шигырь белән эш итәм”, ди ул.
- Андрей Руденко – пианист, “RUDEN JAZZ BAND” джаз төркеме лидеры.
- Андрей Руденко һәм аның иҗат төркеме Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның концерт программасын әзерләүдә катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз