news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Музыкаль “Чәйханә”нең чираттагы кичәсе

^Музыкаль “Чәйханә”нең чираттагы кичәсе

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәре “Металлург” мәдәният сараенда, гадәттәгечә, аена бер музыкаль “Чәйханә” уздырыла. Анда чәй генә эчеп калмыйлар, ә җырлыйлар да. Яшьтән үк таныш көйләрне яшьләр дә, картлар да рәхәтләнеп башкара. Менә бу юлы да “Сандугач” ансамбле солисткасы Фәнүзә Фәйзрахманова җыйналган кунакларны татар моңнарын бик күркәм башкаруы белән куандырды. Милләттәшләребез бу мәҗлестән бик канәгать булып таралышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot