news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Музыка укытучысы Рәмзия Йөзлебаева тальянның дәрәҗәсен күтәрергә тәкъдим итә

Җәлил бистәсе укытучысы гармунчылар конкурсында катнашучы балалар булмауга борчыла.

Музыка укытучысы Рәмзия Йөзлебаева тальянның дәрәҗәсен күтәрергә тәкъдим итә
Рәмзия Йөзлебаева

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сарман районының Җәлил бистәсендә үткәрелүче төбәкара гармунчылар конкурсының балалар номинациясенә бары тик бер гариза килгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Җәлил балалар музыка мәктәбе укытучысы Рәмзия Йөзлебаева хәбәр итте.

Җәлил бистәсенең һәм «Җәлилнефь»нең юбилей даталары уңаеннан биредәге Йөзлебаев исемендәге балалар музыка мәктәбе Гармунчылар фестивале уздырырга әзерләнә. Фестивальдә республиканың биш Кама арты районы катнаша. Болар – Сарман, Әлмәт, Азнакай, Тукай һәм Зәй районнары.

«Солистлар. Балалар» номинациясенә бердәнбер гариза Зәй районыннан килде. Башка районнарның музыка һәм сәнгать мәктәпләренә шалтыратып чыктык. Гармунда һәм тальянда ялгыз уйный алучы балалар юк. Азнакайда «Һәй, егетләр» гармунчылар ансамбле бар. Әмма анда катнашучылар да ялгыз чыгыш ясамыйлар икән», - ди аптырап Рәмзия Йөзлебаева.

Рәмзия Йөзлебаева үзе дә баянчы. 2007 елдан бирле музыка мәктәбендә балаларны тальянда уйнарга өйрәтә башлаган. «Өстәмә дәресләр каралмаса да, өендә тальяны булганнарны укытырга вакытым кызганыч түгел. Өйрәнсеннәр генә», - ди 20 ел педагогик стажы булган музыка укытучысы.

Рәмзия Йөзлебаева республикада уздырылган гармунчылар конкурсларына йөрүе турында әйтә. Ул анда катнашучылар гел өлкән яшьтәгеләр булына игътибар итә, яшьләр булмавына борчыла.

«Тальян – татар инструменты. Әмма аны уйнаучылар бетеп бара. Балаларны тальянда уйнарга кызыктыру юк, аларны өйрәтә алучы укытучылар да юк. Безне - укытучыларны җыеп укытсыннар, өйрәтсеннәр иде. Тальянның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк», - ди Рәмзия Йөзлебаева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100