news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Музыка сөючеләргә Рөстәм Яхин рояле кайта

16 декабрьдә ТР Милли музеенда танылган татар композиторы һәм музыканты, Дәүләт гимны авторы Рөстәм Яхин уйнаган рояльне тәкъдир итү кичәсе узачак

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). 16 декабрьдә ТР Милли музеенда Бусыгин укулары кысаларында музейга тапшырылган сирәк экспонатны – танылган татар композиторы һәм музыканты, Дәүләт гимны авторы Рөстәм Яхин уйнаган рояльне тәкъдир итү кичәсе узачак.
Әлеге рояльне яңарту, реставрацияләү эшен фортепиано осталары С.Гурьянов һәм В.Киселев ике ел дәвамында башкарган. Музыка коралы 1901-1902 елларда дөньяда танылып өлгергән “Ronisch” фортепиано фирмасында ясалган. XIX гасырның урталарында ачылган әлеге фирмада җитештерелгән музыка коралларын патша һәм император сарайларында гына күрергә мөмкин булган. «Рёниш» рояльләрендә үз вакытында Рихард Штраус, Антон Рубинштейн, Эдвард Григ, Джакомо Пуччини, Сергей Рахманинов кебек күренекле композиторлар һәм музыкантлар уйнаган.
“Татарстан” журналында «Одинокий рояль желает познакомиться» мәкаләсенең чыгуы һәм Татарстан Хөкүмәтенең ярдәме белән уникаль музыка коралы Милли музей тупланмаларында урын алды.
14 сәгатьтә башланачак кичәдә рояльдә Татарстан һәм Россиянең танылган башкаручылары уйнаячак. Рояльне тәкъдир итүнең әһәмияте шунда: 2011 елда татар җәмәгатьчелеге Рөстәм Яхинның 90 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Күренекле композитор үз көйләрен иҗат иткән рояль исә - музыкант тормышы белән бәйле кыйммәтле истәлек, дип хәбәр итә ТР Милли музейның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100