Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Музыка сөючеләр игътибарына – Бетховен сонаталары
24 сентябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Камера музыкасы кичәсе узачак
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). 24 сентябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Камера музыкасы кичәсе узачак. Анда Мәскәүдән килгән башкаручылар – скрипкада Ирина Бочкова һәм фортепианода Рувим Островский чыгыш ясаячак.
Ирина Бочкова - П.Чайковский исемендәге II Халыкара, Бөтенсоюз һәм Париждагы Ж.Тибо исемендәге конкурслар лауреаты. Ул - Мәскәү дәүләт академия филармониясе башкаручысы, Россиянең халык артисты. АКШ, Франция, Италия, Япония, Мексика, Алмания, Югославия, Сингапур, Болгария, Чехия һәм башка илләргә гастрольләр вакытында ул 40ка якын концерт бирә, скрипка өчен соло һәм камера музыкасы әсәрләрен башкара.
Рувим Островский исә – Мәскәү консерваториясе доценты, Карелия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Башкаручы буларак күп кырлы концерт эшчәнлеген алып бара. Симфоник һәм камера оркестрлары белән бергә, Россия, Әзәрбәйҗан, Белоруссия, Грузия, Казакъстан, Латвия, Литва, Украина кебек якын һәм Австрия, Алмания, Дания, Канада, Португалия, Польша, Югославия, Япония кебек ерак чит илләргә гастрольләргә сәяхәт кыла.
С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залының концертлар бүлегеннән хәбәр ителгәнчә, Казанда булачак кичәдә солистлар башкаруында композитор Людвиг Ван Бетховенның сонаталары яңгыраячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз