news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Музыка сөючеләр өчен - орган концерты

13 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында «Бах һәм замандашлары” циклыннан икенче концерт узачак

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). 13 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында «Бах һәм замандашлары” циклыннан икенче концерт узачак. Музыка кичәсендә органда - Лада Лабзина, Вероника Лобарева, лютня музыка коралында – Виталий Харисов, тромбон уен коралында – Руслан Вәлиев, флейтада Анна Смирнова һәм Виктор Воробьев уйныячак.
Концертта Бах көйләреннән тыш, Марчелло, Вивальди, Куперен, Клерамбо, Телеман әсәрләре дә яңгыраячак. Проектның авторы һәм режиссеры – ТР атказанган артисткасы Лада Лабзина, сәнгать җитәкчесе – ТР халык артисты Рубин Абдуллин.



news_right_1
news_right_2
news_bot