Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Музыка белгечләре Шаляпин фестиваленең киләчәген юрый
1-22 февраль көннәрендә Казанда Шаляпин фестивале үтә.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 36 нчы тапкыр уздырыла торган Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале XXI гасырда үзен ничек хис итә? Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры музыка белгечләре белән түгәрәк өстәл янында шул темага фикер алышу уздырды.
Фикер алышуда фестиваль өчен Казанга махсус килгән сәнгать белгечләре һәм журналистлар Гюляра Садих-Заде, Улькяр Алиева, Николай Рыбинский, Дмитрий Морозов, Казаннан - профессор, сәнгать фәннәре докторы Вадим Дулат-Алеев, сәнгать фәннәре кандидаты, доцент Елена Хадеева катнашы. Конференциянең модераторы – сәнгать белгече һәм журналист Татьяна Мамаева иде.
Искәртеп үтәбез, Казанда 1 - 22 февраль көннәрендә Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале үтә. Шаляпин фестивале М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры базасында оештырыла һәм әлеге театрның репертуарында булган спектакльләрдән төзелә. Оештыручылар фестивальнең “Тавышлар фестивале” булуына басым ясый. Фестиваль – Казан тамашачысы өчен көтеп алган мәдәни чара һәм аңа билетлар тиз арада сатылып бетә.
Конференциянең спикерлары Казан опера фестивален Белоруссиядә, Мюнхенда һәм башка җирләрдә узган эре фестивальләр белән чагыштырдылар. Аны камилләштерү юлларын тәкъдим иттеләр. Фестиваль Шаляпин репертуары белән чикләнергә тиешме, анда яңа опералар, шул исәптән, татар телендәгеләр дә, була аламы; фестиваль кысаларында тагын нинди чаралар уздырырга мөмкин; җырчы сектакльнең үзәген тәшкил итәме; әллә куелышка басым ясаргамы; тамашачыны ничек тәрбияләргә – белгечләр шушы сорауларга җавап эзләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз