Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Музыка белгече, профессор, фольклорчы галим Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат
Мәхмүт Нигъмәтҗановка 90 яшь тулган иде.
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Музыка белгече, профессор, фольклорчы галим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, сугыш ветераны Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат. Бу мәгълүматны галимнең хатыны Альбина ханым раслады.
Мәхмүт Нигъмәтҗановка 90 яшь тулган иде.
«Соңгы атнада хәле бик авыр иде. Бүген төнлә китеп барды. Иртән Осиново бистәсе зиратына җирләдек. Үзе шулай әйтеп калдырды. Ул зиратта минем әниләр җирләнгән», — диде галимнең тормыш иптәше.
Мәхмүт Нигъмәтҗанов — татар халык көйләрен өйрәнүгә гомерен багышлаган галим. Казан музыка училищесенда укыта. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре буларак (1960-67, 1974-84 еллар), татар фольклоры буенча экспедицияләргә йөри.
1967–1973 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе була. 1984-2003 елларда — Казан педагогика университетының татар музыкасы һәм халык музыка уен кораллары кафедрасы мөдире.
2017 елда галимнең «Милләтем чын сәнгатькә лаек» диеп аталган зур күләмле хезмәте дөнья күрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз