news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Музейлар төне”ндә Ислам мәдәнияте музее Гөлназ Исмәгыйлева күргәзмәсен уздырды

Музейда Н.Нәккаш- “Тугра”, К.Хәкимова - кына белән рәсем төшерү, Г.Исмәгыйлева - “Эко-сувенир”, А.Мөхәммәтшина “Язгы чәчәк" остаханәсен алып барды.

“Музейлар төне”ндә Ислам мәдәнияте музее Гөлназ Исмәгыйлева күргәзмәсен уздырды
Михаил, Захаров, Гөлназ Исмәгыйлева

(Казан, 20 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә, 19 майда, “Музейлар төне” акциясе кысаларында Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда танылган каллиграфия остасы Гөлназ Исмәгыйлева күргәзмәсе, остаханәләр һәм ифтар мәҗлесе уздырылды.

“Ислам мәдәнияте музеенда “Музейлар төне” кысаларында иҗади очрашулар, остаханәләр оештырылып килә. Бер төнлек күргәзмә беренче тапкыр үткәрелде. Моның өчен Гөлназ Исмәгыйлевага рәхмәт. Аның эшләрен күрсәтү безгә кызыклы булды. Казан кешеләре һәм килгән кунаклар аның эшләрен бик ошатты”, - диде Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев.

Илнур Низамиев Исламда мәдәниятнең күптөрлелеге, ислам динендәге халыкларның үзенчәлекләре аны баета, дип саный.

“Төрле төбәкләргә хас мәдәният, милләтләр,  гореф-гадәтләр Ислам дөньясын баета. Без музейларда Ислам мәдәниятенең байлыгын һәм күптөрлелеген күрә алабыз. Мәсәлән, Кытайдагы һәм безнең Татар бистәсендәге мәчетләрне чагыштырсак, аларның охшаш яклары бик аз булуына игътибар итәбез”, - диде музей мөдире.

Рамазан ае булганга күрә, Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музее ифтар мәҗлесе әзерләгән. Килгән кунаклар, Ураза тотучылар чәй һәм татлы ризыклардан авыз итә алды.

Ирекле рәссам Нәҗип Нәккаш “Татар-информ” хәбәрчесенә хәзерге вакытта гарәп графикасына ихтыяҗ барлыгын әйтте. Рәссам "Музейлар төне"ндә “Тугра” дип аталган остаханәне җитәкләде.

“Безнең борынгыдан килгән язу культурасы хәзерге көндә популярлашып бара. Күп кенә өлкәннәр дә, балалар да гарәп графикасын мәдрәсәләрдә, түгәрәкләрдә өйрәнә. Мин бүген музей кунакларына исемнәрен гарәп графикасында язып бирәм. Беренчедән, алар эшнең ничек барлыкка килүен күрәләр, ә икенчедән үзләренә яңалык алалар. Араларында гарәп язуының уңнан сулга булуын белмәүчеләр дә бар”, - диде ирекле рәссам.

Күргәзмәнең авторы Гөлназ Исмәгыйлева каллиграфия сәнгатен Төркиядә өйрәнеп кайткан. Гөлназ Төркия, Һиндыстан, Америка Кушма Штатлары, Алжир кебек илләрдә күргәзмә оештырган. “Музейлар төне” акциясендә дә ул үзенең иң яхшы эшләрен тәкъдим итте.

“Чит илләрдә миннән: "Сез, татар булсагыз да, нигә гарәп каллиграфиясе белән шөгыльләнәсез?" - дип сорыйлар. Гарәп графикасы безнең милләткә якын, чөнки халкыбыз күп гасырлар дәвамында шушы графиканы кулланган. Эшләремдә, классик гарәп каллиграфиясе белән беррәттән, хәзерге заманга караган үрнәкләрне дә күрергә мөмкин. Мин тәзхиб техникасында эшлим. Тәзхиб  - каллиграфия сәнгате белән бер-берсенә ярдәм итеп эшли торган техника”, - диде Гөлназ.

Музейда Нәҗип Нәккашның - “Тугра”, Камилә Хәкимованың - кына белән рәсем төшерү, Гөлназ Исмәгыйлеваның - “Эко-сувенир” һәм Асия Мөхәммәтшинаның “Язгы чәчәк” остаханәләре эшләде.

  • "Музейлар төне" – Халыкара музейлар көненә багышлап ел саен оештырыла торган чара. Быел ул Россиядә уникенче тапкыр үткәреләчәк. Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан расланганча, бу юлы акциянең темасы "Саклаудагы шедеврлар” дип атала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100