news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Музейлар һәм Татарстан Республикасында музей эше турында” ТР законы проекты әзерләнде

Татарстан Республикасы Музейлар реестрын төзү көтелә

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар “Музейлар һәм Татарстан Республикасында музей эше турында” ТР законы проектын беренче укылышка әзерләде. Әлеге закон проекты белән комитет әгъзаларын ТР Мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова таныштырды.

Билгеле булганча, Татарстан Республикасының музейлар челтәре Россиядә зурлардан исәпләнә. Идел буе федераль округында музейлар саны һәм фондларның гомуми күләме буенча алда бара. Республикада бүгенге көндә 122 музей берәмлеге исәпләнә. Алар арасында дәүләткә караганнары да, муниципалларныкы булганнары да бар.

“Музейлар һәм Татарстан Республикасында музей эше турында” ТР законы проектына килгәндә, ул республикада музейлар һәм музейлар эше белән бәйле мөнәсәбәтләрне хокукый яктан камилләштерү максатыннан эшләнгән. Аны эшләү вакытында Россия Федерациясе закон актлары нигезнамәләре, РФ субъектлары тәҗрибәсе исәпкә алынган.

Закон проекты үз эченә Татарстан Республикасындагы музей эше белән бәйле төп төшенчәләрне, җайга салу предметын билгеләүче нигезнамәләрне, дәүләт хакимияте һәм муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен ала.

Закон кабул ителгән очракта, ул республиканың Музей фонды составына кертелгән музей предметлары һәм музей коллекцияләренең хокук режимын регламентларга, ТР Музей фонды дәүләт каталогын төзергә һәм алып барырга мөмкинлек бирә. Үз чиратында ТР Музей фонды дәүләт каталогына караган музей предметлар һәм музей коллекцияләре турындагы мәгълүматлар РФ Музей фонды дәүләт каталогына керә. Закон проектының аерым статьялары музей предметлары һәм музей коллекцияләре белән идарә итүне, республика өчен музей предметлары һәм музей коллекцияләрен сатып алуны җайга сала.

Яңа закон проекты шулай ук республиканың дәүләт, муниципаль һәм дәүләти булмаган мәгълүматны чагылдырган Татарстан Республикасы Музейлар реестрын төзүне күз алдында тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100