news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Музейлар һәм Татарстан Республикасында музей эше турында” ТР законы проекты кабул ителде

Татарстан Республикасы Музейлар реестрын төзү көтелә

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы сессиясендә депутатлар “Музейлар һәм Татарстан Республикасында музей эше турында” ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте. Әлеге закон проекты белән парламентрийларны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева таныштырды.

Билгеле булганча, Татарстан Республикасының музейлар челтәре Россиядә зурлардан исәпләнә. Идел буе федераль округында музейлар саны һәм фондларның гомуми күләме буенча алда бара. Республикада бүгенге көндә 122 музей берәмлеге исәпләнә. Алар арасында дәүләткә караганнары да, муниципалитетларныкы булганнары да бар.

“Музейлар һәм Татарстан Республикасында музей эше турында” ТР законы проектына килгәндә, ул республикада музейлар һәм музейлар эше белән бәйле мөнәсәбәтләрне хокукый яктан камилләштерү максатыннан эшләнгән. Аны эшләү вакытында Россия Федерациясе закон актлары нигезнамәләре, РФ субъектлары тәҗрибәсе исәпкә алынган.

Закон проекты үз эченә Татарстан Республикасындагы музей эше белән бәйле төп төшенчәләрне, җайга салу предметын билгеләүче нигезнамәләрне, дәүләт хакимияте һәм муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен ала.

Закон кабул ителгән очракта, ул республиканың Музей фонды составына кертелгән музей предметлары һәм музей коллекцияләренең хокук режимын регламентларга, ТР Музей фонды дәүләт каталогын төзергә һәм алып барырга мөмкинлек бирә. Үз чиратында ТР Музей фонды дәүләт каталогына караган музей предметлар һәм музей коллекцияләре турындагы мәгълүматлар РФ Музей фонды дәүләт каталогына керә. Закон проектының аерым статьялары музей предметлары һәм музей коллекцияләре белән идарә итүне, республика өчен музей предметлары һәм музей коллекцияләрен сатып алуны җайга сала.

Яңа закон проекты шулай ук республиканың дәүләт, муниципаль һәм дәүләти булмаган мәгълүматны чагылдырган Татарстан Республикасы Музейлар реестрын төзүне күз алдында тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot