Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Музейда Коръәннәр күргәзмәсе
Музейда Коръәннәр күргәзмәсе
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Дания Моисеева). Иртәгә Татарстан Республикасы Милли музеенда Корбан бәйрәменә багышланган чара үткәрелә. Анда борынгы Коръән һәм шамаилләдән торган фонд экспонатларын күрсәтү оештырыла.
Әлеге чарага Харис хәзрәт Салихҗан да чакырулы. Ул догалар укып бәйрәм чарасын ачып җибәрәчәк. Бәйрәмгә 68нче лицей һәм 12нче татар гимназиясе укучылары да килер дип көтелә. Аларга музейның мәдәният бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Равилә Мөбәрәкшина музей турында сөйләячәк. Ә татар рухи мәдәнияте секторы мөдире Рәмзия Абзалина исә фондларда сакланучы борынгы китаплар белән таныштырачак.
Әлеге чарада унтугызынчы гасырда һәм егерменче гасыр башында дөнья күргән Коръән китапларын күрергә мөмкин. Алар арасында кулъязма Коръәннәр һәм бармак башы кадәр генә зурлыктагы Коръән дә бар. Биредә шулай ук Шиһабедтин Мәрҗани һәм Ризаэтдин Фәхретдиннең дә шәхси әйберләре куелыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз