Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Музейда Коръән укылды
Музейда Коръән укылды
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген күренекле татар драматургы Шәриф Камалның вафат булган көне. Шул уңайдан аның музей-фатирында искә алу кичәсе үткәрелде.
Шәриф Камал 1884 елның 27 февралендә Пенза губернасы Инсар өязе Татар Пешләсе авылында туган. Ул «Акчарлаклар» повесте, «Хаҗи әфәнде өйләнә» сатирик комедия һәм бик күп хикәяләр авторы. Аның татар әдәбиятында кыска хикәя жанрына керткән өлеше аеруча зур. Әдипнең йөрәге 1942 елның 22 декабрендә тибүдән туктаган. Искә алу кичәсендә язучы рухына багышлап Ислам университеты укытучысы Марсель Сабиров дога укыды. Шуннан соң драматургның музей-фатирына килүчеләр, Татар зиратына барып аның каберенә чәчәкләр куйды. Алар арасында Шәриф Камалның оныгы Эльмира Байгилдеева, әдипнең башка туганнары, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре дә бар иде. Милли музейның әдәби бүлеге хезмәткәре, язучы Вакыйф Нуруллин, ИЯЛИ галиме Зөфәр Рәмиев, КДУ доценты Таһир Гыйлаҗев һ.б. катнашында музейның киләчәктәге эшчәнлеге хакында фикер алышу һәм тәкъдимнәр дә булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз