Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Музейда бөек җырчыны искә алалар
Музейда бөек җырчыны искә алалар
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Киләсе якшәмбедә А.М.Горький әдәби мемориаль музеенда танылган якташыбыз, бөек җырчы Федор Шаляпинның туган көне уңаеннан «Ачык ишекләр» көне уздырыла. Аны музей белән берлектә Ф.Шаляпинның иҗатын сөючеләр җәмгыяте һәм «Казан посады» префектурасы оештыра.
Әлеге чара кысаларында музейның «Шаляпин Казанда» дип исемләнгән экспозициясе белән дә таныштыру каралган. Музейга килүчеләр шулай ук мәшһүр җырчының тормышы һәм иҗат юлы турында фильм да карый алачак. Шаляпинга багышланган концертта исә яңа Шаляпин стипендиаты — Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Владимир Васильев белән танышу булачак. Җырчы анда Ф.Шаляпин репертуарындагы җырларны башкарачак. Концертта шулай ук Татарстан Республикасының халык артисты, виолончель остасы Лариса Маслова да катнаша.
Ф.Шаляпинның истәлегенә аның һәйкәле янында митинг һәм чәчәкләр кую да булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз