news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Музейчылар Татарстан тарихына багышланган даими экспозиция әзерләү тәкъдиме белән чыкты

Милли музей генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова ТАССРның 100 еллыгына даими экспозиция ясау өчен, Президенттан ярдәм сорады.

(Казан, 12 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова Татарстан тарихына багышланган даими экспозиция әзерләү тәкъдиме белән чыкты. Ул бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республиканың иҗади интеллигенциясе белән очрашу кысаларында әйтте. “ТАССРның 100 еллыгына даими экспозиция ясау проектыбызга ярдәм итегез, зинһар. Без әлегә вакытлы экспозиция белән эшлибез. Елга унбишәр миллион сум акча бирелсә, без өч елда бик яхшы экспозиция ясый алыр идек. Дизайн-проектыбыз да бар. Без зур тарихчы галимнәр белән хезмәттәшлек итәбез. Бу ТАССРның 100 еллыгына караган иң үзәк вакыйга була алыр иде”, - диде Гөлчәчәк Нәҗипова.

Гөлчәчәк Нәҗипова Татарстанда музей эшенең активлашуын билгеләп үтте һәм Милли музей үткәргән акцияләр, яңа проектлар белән таныштырды. “Хәзер “Файдалы музей” дигән термин барлыкка килде. Без файдалы музей булырга тырышабыз. Шул исәптән, иктисади яктан да файдалы булырга. Музейлар, төп эшчәнлегеннән тыш та, күпме файда китерә. Туристлар өчен без төп контент булып торабыз”, - диде Милли музейның генераль директоры.

Очрашу Татарстан Президентының Горький һәм Шаляпин музейларының яңартылган экспозициясе белән танышу кысаларында үтте. Ул музейның китапханә бүлмәсендә барды.

Чарада Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, “Татаркино” оешмасы генераль директоры Миләүшә Айтуганова, Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина, Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, республиканың иҗат берлекләре рәисләре катнашты.

Очрашуны Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин алып барды. Министр “мәдәният һәм сәнгатькә булган игътибары, системалы ярдәме өчен” Президентка рәхмәтләрен җиткерде һәм республиканың мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге казанышларын санап үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100