Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Музей-тыюлыклар — киләчәк музейлары” халыкара фәнни-гамәли конференция оештырыла
Ул Алабуга музей-тыюлыгында узар дип көтелә
(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). 18-22 ноябрь көннәрендә Татарстанның Алабуга шәһәрендә “Музей-тыюлыклар — киләчәк музейлары” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция оештырыла. Конференция кысаларында, Халыкара музейлар берлеге Россия комитетының күчмә утырышын уздыру да планлаштырыла.
Россиядә Һәм Татарстанда Мәдәният елы буларак игълан ителгән 2014 нче елда Алабуга музей-тыюлыгы оешуга 25 ел тула.
21 ноябрь көнне тантаналы датага багышланган чаралар узачак.
Фәнни-гамәли конференциядә катнашырга Россия һәм чит ил галимнәре, музей эше белгечләре, тарихчылар, социологлар һәм хезмәт эшчәнлеге музей белән бәйле булганнар чакырулы, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз