news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Музей җитәкчесе: Тукай чорында чыккан китапларны безгә тапшырсыннар иде

Габдулла Тукай музее мөдире Габдулла Тукай белән бәйле кулъязмалар шәхси архивларда да сакланырга мөмкин дип саный.

Музей җитәкчесе: Тукай чорында чыккан китапларны безгә тапшырсыннар иде
Владимир Васильев

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай әдәби музей мөдире Гүзәл Төхвәтова шагыйрь яшәгән чордагы газета-журналлар, китапларны музейга тапшыруны сорый.

«Халыкта Тукай чорында чыккан борынгы китаплар бар икән, безнең музейга китерсәләр, шат булыр идек. Алар Төркия, Бакуда һ.б. чыккан китаплар булырга мөмкин. Моннан тыш, күренекле шәхесләрнең Тукай иҗаты белән бәйле өстәл китапларын да туплыйбыз», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Гүзәл Төхвәтова Тукай чорындагы китапларның табылып торуын әйтте. «Мәсәлән, без музейда Тукайның үзе исән вакытта чыккан китапларның барлык нөсхәләрен булдырырга омтылабыз. Аның „Сабит укырга өйрәнә“ исемле басмасын Санкт-Петербург китапханәсеннән таптык. Безгә аның күчермәсен тәкъдим иттеләр, аны хәзер музейда күрергә мөмкин», — диде ул.

«Тукай белән бәйле кулъязмалар алга таба да табылыр дигән өметем бар. Алар шәхси архивларда да саклана дип уйлыйм. Тагын бер хыялым: Уральскида чыккан газеталарның барлык саннарын музейга алдыру», — диде музей мөдире.

Гүзәл Төхвәтова күпчелек газета-журналларның гарәп графикасында булуын әйтте. «Аны укый алучылар саны көннән-көн азая бара. Кайбер газеталарның саны Казан фондларында да сакланмаган. Шуңа күрә барысы да алда: йөз елдан соң да Тукайның шигырьләре килеп чыгарга мөмкин», — дигән фаразлады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100