news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Музей белгечләре белем үстерә

Музей белгечләре белем үстерә

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Узган шимбәдә Казан дәүләт сәнгать академиясендә республика шәһәрләре һәм районнары музей хезмәткәрләре ике атналык белем үстерү курсларын тәмамлады. Аларга «Бүгенге заманда экскурсия хезмәтен күрсәтү теориясе һәм практикасы» («Теория и практика экскурсионного обслуживания на современном этапе» дигән белгечлек бирелде.

Музей хезмәткәрләре музей һәм экскурсия эшчәнлеге нигезләре белән танышты, «Казан тарихы битләре» дигән лекцияләр тыңлады. Казанның 1000 еллыгы якынлашу уңаеннан башкалабыз тарихын белү музейда эшләүчеләргә аеруча мөһим. Алар, шулай ук, бүгенге заманда кирәкле булган маркетинг, реклама һәм эшмәкәрлек мөгамәләсе кебек төшенчәләрнең мәгънәсен өйрәнде. Сәнгать университеты укытучылары аларга сценарий төзү нигезләре фәнен укыды, студентлар исә әлеге алымнарны практикада күрсәтте. Бүгенге көндә музей хезмәткәрләре күпкырлы эш алып бара. Бу курсларда үзләштергән белем алның алдагы эшчәнлегендә, һичшиксез, бик кирәкле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100