news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан музейлары Әниләр көне уңаеннан программа әзерләде

Татарстан музейлары Әниләр көне уңаеннан программа әзерләде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

29 ноябрь, Әниләр көнендә, Татарстан Милли музее һәм аның филиаллары тематик чаралар үткәрәчәк. Программада лекцияләр, остаханәләр, концертлар һәм әдәби кичә каралган, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Милли музейның Кремль урамындагы төп бинасында чаралар 11:30 сәгатьтә Баш почтамт белән берлектә әзерләнгән «Әни хатлары: маркаларда тарих» дигән хикәят белән башланып китәчәк. 12:00 сәгатьтә имиджмейкер Евгения Белякова бүген заман әниләренең гардеробы турында лекция укыячак, ә психолог Анастасия Белобородова 13:00 сәгатьтә үзеңне кайгырту һәм эчке тигезлекне саклау турында очрашу уздырачак.

12:00-14:00 сәгатьләрдә музейга килүчеләр шәмнәр, татар бизәнү әйберләре һәм открыткалар ясау буенча иҗади остаханәләрдә катнаша ала. 14:00 сәгатьтә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы Урта махсус музыка мәктәбе укучылары катнашында «Әни өчен музыка» концерты була.

Музей филиалларында да чаралар узачак. Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары өчен остаханә оештырыла. Габдулла Тукай әдәби музеенда «Дуслык» ансамбле «Һәрвакыт булсын әни» дигән бәйрәм концерты белән чыгыш ясаячак. Башлана – 13:00 сәгатьтә, керү ирекле.

15:00 сәгатьтә Владимир Ленин музей-йортында Мария Ульянова тормышына багышланган «Ульяновларның әнисе» дигән очрашу уза. 16:00 сәгатьтә Горький һәм Шаляпин музеенда Максим Горькийның хатыны Екатерина Пешкова турында лекция укыячаклар.

Моннан тыш, Евгений Боратынский музее татар шагыйрәсе, прозаик һәм журналист Гөлшаһидә Максудованың тууына 100 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе үткәрә. Ул 14:00 сәгатьтә башлана.

Әниләр көнендә Милли музейда һәм аның филиалларында билетларга 50 процент ташлама гамәлдә булачак. Шулай ук 25-29 ноябрьдә музейга килүчеләр әниләренә открытка җибәрә алачак: музейның төп бинасында билет сатып алганда аларга открытка һәм марка биреләчәк.

Чаралар программасы үзгәрергә дә мөмкин, дип билгеләп үттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.

news_right_1
news_right_2
news_bot