news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Музей, милли ризыклар, ясалма фәһем: «Күңел адреслары. Тукай» экскурсиясе турында

«Татар-информ»да журналистларга «Күңел адреслары. Тукай» («Адреса души. Тукай») мәдәни экскурсия маршрутын тәкъдим иттеләр. Казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын нәрсә көтә? Бу турыда тулырак – «Татар-информ» күзәтүендә.

Музей, милли ризыклар, ясалма фәһем: «Күңел адреслары. Тукай» экскурсиясе турында
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Матбугат очрашуында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов, Татарстан Милли музееның генераль директоры вазифаларын башкаручы Айрат Фәйзрахманов, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Айдар Җәббаров, Татарстан Республикасы рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов һәм ясалма фәһем технологияләре буенча белгеч Алсу Хәйбриева катнашты.

Дамир Натфуллин: Төп иҗади көчләр җәлеп ителде

«Күңел адреслары. Тукай» («Адреса души. Тукай») мәдәни экскурсия маршрутына республиканың төп иҗади көчләре җәлеп ителгән. Бу турыда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сөйләде.

Бу проектның идея авторы - мәдәният министры Ирада Әюпова. Соңгы елларда Тукай белән бәйле туристик проектлар күп булдырылды. Алар арасында «Тукай юлы», Арчадагы Тукай музее һәм Әтнә драма театры белән берлектә ясалган проектлар бар иде. Ләкин әлеге проект икенче төрлерәк. Аның үзенчәлеге шунда: ул мәдәниятнең төрле юнәлешләрен үз эченә ала – музей, театр сәнгате, музыка сәнгате һәм милли кухня. Проект уңышлы булачак дип саныйм. Чөнки бу эшкә республиканың төп иҗади көчләре җәлеп ителде, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Министр урынбасары 2026 елның Габдулла Тукай елы дип игълан ителүе һәм бүгенге көндә чаралар үткәрү буенча боерык әзерләнүе турында әйтте.

2026 ел Татарстан Республикасында Габдулла Тукай белән бәйле булачак. Бүгенге көндә Мәдәният министрлыгы тарафыннан Рәис боерыгы проекты әзерләнә, аның нигезендә чаралар буенча республика планы расланачак. Киләсе елда Габдулла Тукайга, туган телгә багышланган чаралар күп булачак. Алар арасында Арчадагы Габдулла Тукай музеендагы экспозициянең реновациясеннән һәм бинаның реэкспозициясеннән соң ачылуын билгеләргә була. Шулай ук «Туган тел» һәйкәле ачылуы планга кертелгән, – дип белдерде Дамир Натфуллин.

Өч төп нокта – Тукай музее, «Татар утары» һәм Тинчурин театры

Экскурсиядә барлыгы өч төп нокта булачак. Тукай әдәби музее, «Татар утары» һәм Тинчурин театры. Дәвамлылыгы – 2 сәгать 50 минут.

Габдулла Тукай әдәби музее

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Без Тукай әдәби музееннан башлыйбыз. Тукай әдәби музее – Милли музейның филиалы, Казанның иң күп кеше йөри торган музейларының берсе. Без Тукай әдәби музеенда озак булмыйча бераз аның экспозициясен карап, катнашучыларга Шамил йорты (Габдулла Тукай музее урнашкан тарихи бина) манарасын күрсәтергә тырышырбыз. Шуннан соң Юнысовлар мәйданы аша узачакбыз, – дип сөйләде Татарстан Милли музееның генераль директоры вазифаларын башкаручы Айрат Фәйзрахманов.

Экскурсия Габдулла Тукай турында гына түгел, ул яшәгән чор һәм аның замандашлары турында да булачак. Шул сәбәпле аны «Тукай заманасы» дип атарга теләгәннәр.

Тукай белән бәйле тарихлар Юнысовлар мәйданында байтак. Без шуның турында һәм, гомумән, Тукайның чордашлары, Тукай заманасы турында сөйлибез. «Тукай заманасы» – бу мәдәни-кулинар экскурсиянең бер атамасы варианты иде.

Гыйнварда Фатих Әмирханның 140 еллыгы була. Бу экскурсияне Фатих Әмирхан истәлегенә дә багышлыйбыз. Чөнки Фатих Әмирхан һәм Габдулла Тукай аерылмас дуслар булганнар. Әлбәттә, Тукай чордашы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында сөйлибез. Киләсе елда татар профессиональ театрының 120 еллыгы була. Бүгенге Тукай урамында яшәгән Гафур Коләхмәтов турында да. Анда аның мемориаль тактасы тора. Шушы чордашлары, заманасы, мохите турында да сүз алып барачакбыз», – диде Айрат Фәйзрахманов.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Катнашучылар Габдулла Тукай урамында, Юнысовлар мәйданында, Фатих Кәрим, Каюм Насыйри урамнарында булачак. «Без Юнысовлар мәйданы, Фатих Кәрим урамы буенча үтәчәкбез. Шуннан соң Каюм Насыйри урамына борылабыз һәм «Татар утары»на килеп җитәбез. «Татар утары»нда «Шәрык клубы»ның утырышлары булган. Тукайның әдәбият турындагы мәшһүр лекциясе нәкъ «Татар утары» бинасында булган. «Туган тел» беренче тапкыр шунда яңгыраган, – дип сөйләде Татарстан Милли музееның генераль директоры вазифаларын башкаручы.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Тукайның яраткан ризыкларын тәкъдим итәчәкләр

«Күңел адреслары. Тукай» мәдәни экскурсиясе маршрутының катнашучылары Габдулла Тукайның яраткан ризыкларыннан авыз итә алачак. Бу турыда Татарстан Республикасы рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов сөйләде.

Милли кухнядан нинди ризыклар тәкъдим итәргә мөмкин икәнен билгеләдек. Габдулла Тукайның үрдәк ите ашын, пылау, пәрәмәч, кабартма, борай боткасын һәм бәрәңге боламыгын яратуы билгеле булды. Әлбәттә, без бу ризыкларны менюга мөмкин кадәр күбрәк кертергә тырышачакбыз. Бәяләр дә туристлар алырлык булырга тиеш, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Тукайның яраткан ризыкларын тикшерү эшләре нәтиҗәсендә билгеләгәннәр. «Бу экскурсияне булдырганда, тикшеренү эше дә алып барылды. Әлеге эш белән Тукай музее шөгыльләнде. Без шулай ук «Татар утары» белән дә киңәшләшеп эшләдек», – дип өстәде Айрат Фәйзрахманов.

Экскурсия катнашучылары «Татар утары»нда Габдулла Тукайның яраткан ризыкларыннан кала аның китаплары белән дә таныша ала.

Бездә Габдулла Тукай китапханәсе бар, анда бөек шагыйребезгә багышланган китаплар саклана. Әлеге туристик маршрут кысаларында без туристларга һәм кунакларга бу әдәбият белән танышу мөмкинлеген бирәбез. Оештыру комитеты белән бергә килеп карадык, туристларны әлеге китапханә янында утырту өчен уңайлы урыннар билгеләдек, – дип сөйләде Зөфәр Гаязов.

Татар утары

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ясалма фәһем, тере дубляж һәм оркестр

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры экскурсиянең соңгы пункты булып санала. Театрның директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, монда катнашучыларга спектакль күрсәтеләчәк.

Мондый форматтагы экскурсияләр булырга тиеш. Габдулла Тукайга гына түгел, башка атаклы язучыларыбыз, мәшһүр кешеләргә багышлап та үткәрелсен иде. 5 гыйнварда беренче экскурсия үтә. Барлык катнашучыларны да безнең бинада спектакльдә көтәбез. Экскурсиянең финишы безнең бинада булачак, – диде ул.


Шулай да бу гади генә спектакль булмаячак. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Айдар Җәббаров сүзләренчә, «Күңел адреслары. Тукай» мәдәни экскурсиясе маршруты катнашучыларына тамаша кысаларында Габдулла Тукай турында ясалма фәһем белән эшләнелгән фильм күрсәтәчәкләр.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Берлинда көчле спектакль күрдем. Анда кино күрсәтәләр һәм шул ук вакытта актёрлар тере дубляж ясыйлар. Тинчурин театрында бик талантлы артистларыбыз бар – Резеда Сәләхова белән Артём Пискунов. Алар дубляж белән шөгыльләнә. Социаль челтәрләрдә урнаштырган видеоларыннан илһамланып, шундый форма күз алдыма килде. 50 минутлык кино бара. Тамашачы ике артистның, төрле тавышлар белән сөйләшеп, кинога дубляж ясауларын күрә. Тере оркестр уйный, – дип сөйләде ул тамашаның үзенчәлеге турында.

Фильмны ясалма фәһем технологияләре буенча белгеч Алсу Хәйбриева эшли. Белгеч сүзләренчә, әлеге проектта катнашу – аның өчен аеруча әһәмиятле, чөнки ул мәдәни һәм тарихи эз калдырачак.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Проектларны эшләгәндә, мәдәният, тарихи фактлар, киемнәр, атмосфера, татар колоритын җентекләп өйрәнәбез. Һәр детальне дөрес бирү – безнең өчен бик мөһим. Кызганыч, хәзерге вакытта «ChatGPT»ның татар мирасы буенча белем базасы бик чикле. Әмма без моны үзгәртә алабыз. Минемчә, әлеге фильм ярдәмендә ул татарларның тарихы һәм мәдәнияте турында күбрәк белә алачак, – дип белдерде Алсу Хәйбриева.

Фильмның нигезендә «Исемдә калганнар» әсәре ята.

Айдар Җәббаров «Күңел адреслары. Тукай» мәдәни экскурсиясенең дәвамлы булачагын белдерде. «5 гыйнварда премьера булачак. Бу беренче тапкыр эшләп карау. Проект кимендә ел буе дәвам итәчәк. Атнасына 2-3 тапкыр үткәрергә тырышырбыз, – диде ул.

Билетларны Кәрим Тинчурин театрының һәм Татарстан Милли музееның сайтларында сатып алып булачак, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot