news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Магистраль урамындагы юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Казанның Магистраль урамындагы юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Бүген көндез Казанның Магистраль урамында ике җиңел автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, авария нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. «Лада» автомобилендәге бер ир-атны, машина бик нык ватылганга күрә, янгын сүндерүчеләр ярдәмендә чыгарырга туры килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot