Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда җәяүлеләр кичүендә 28 яшьлек ир-атны троллейбус бәрдергән
Шуртыгин урамындагы юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 28 яшьлек ир-ат зыян күргән. Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ир-атны җәяүлеләр кичүендә 1нче маршрут троллейбусы бәрдергән.
Төрле тән җәрәхәтләре алган җәяүлене 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.
«Метроэлектротранс» оешмасында агентлыкка хәбәр итүләренчә, авария урынына Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен һәм ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Йөртүче сүзләренчә, егет аңында булган, ашыгыч ярдәм килгәнче троллейбуста утырган. Троллейбуслар хәрәкәте туктатылмаган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз