news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда торак йортта чыккан янгында ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган

Гадәттән тыш хәл Азнакай шәһәренең Подгорная урамында булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгын шәхси йортта чыккан. Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта 56 яшьлек хатын-кыз һәм 64 яшьлек ир-атның мәетен табып алган.

Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе - электр җиһазын урнаштыру һәм монтажлау кагыйдәләрен бозу. Янгынның мәйданы 80 квадрат метр тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot