Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин: Дәүләт Думасында Татарстан вәкиллеген саклау турында сөйләшүләр алып барабыз
Быелгы чакырылышта Дәүләт Думасында Татарстан 15 депутат тәкъдим итә, шуларның 14 е – «Бердәм Россия»дән. Республика бу санны саклап калырга тели, әмма ике урыннан мәхрүм калырга да мөмкин. ТР Дәүләт Советының мактаулы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстандагы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга шул хакта хәбәр итте.
«Без Дәүләт Думасында Татарстан вәкиллеген саклап калырга дигән бурыч куйдык, әмма безгә ике урынны кыскартырга кирәк дигән хәбәрләр килә, чөнки Россия Федерациясенең яңа төбәкләре барлыкка килде», – дип белдерде ул.
Бүген Мәскәүдә «Бердәм Россия» съезды уза, анда партия сентябрь аенда Дәүләт Думасына сайлауларга җибәрәчәк кандидатлар исемлеге игълан ителер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз