Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда махсус операциядә катнашучылар арасында волейбол турнирын ачты
Бүген Чаллыда, 11нче спорт мәктәбендә, махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында ТР Волейбол федерациясе президенты Кубогына утырып волейбол уйнау буенча I турнир башланды. Уенчылар, җанатарлар, тренерлар һәм оештыручыларны Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.
«Бүген без үзенчәлекле турнирны ачабыз. Сез - илебез, республикабыз өчен үсеп килүче буын белән эшләүдә төп көч, батырлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге», – дигән ышаныч белдерде сәясәтче һәм илдә медицина реабилитациясе, социаль адаптация, элеккеге хәрбиләрне һөнәри яктан яңадан әзерләү һәм эшкә урнаштыру буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырылуын искәртте.
«Мондый турнирны уздыру идеясе махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашуда туды. Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе һәм «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы ярдәмендә сугыш хәрәкәтләре ветераннары арасында волейболның әлеге төрен үстерү турында карар кабул ителде», – диде ул.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Соңрак Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәсендә махсус операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга тыныч шартларда социаль адаптация узарга, акрынлап актив тормышка әйләнеп кайтырга ярдәм итә торган мондый турнирны уздыруның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
Турнирда катнашучыларны автокала башлыгы Наил Мәһдиев тә сәламләде. «Сез - чын геройлар, Ватаныбыз чакыруы буенча күпмилләтле дәүләтебез мәнфәгатьләрен яклыйсыз. Сез - яшьләребез өчен үрнәк», - диде ул.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Турнирда «Алга», «Феникс», «Заряд» һәм «Төньяк фронт» җыелма командалары катнашты. Алар Казан, Чаллы шәһәрләрен, Югары Ослан, Биектау, Питрәч, Тукай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Арча һәм Балтач районнарын тәкъдим итә.
Бүген Фәрит Мөхәммәтшин тренерларга, оештыручыларга һәм волейбол хәрәкәте активистларына ТР Волейбол федерациясенең Рәхмәт хатларын, ә командаларның үзләренә спорт кирәк-яраклары тапшырды.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз